Татарские скороговорки

Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.

Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.

Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.

Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.

Талга кунар бер тартар, Ул тартарны тал тартыр,
Тартар басып талны тартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр, Тартар калкыр, тал тартыр.

Тәкәрлек, тәкәрлек, Тәңкәң булса миңа бир.

Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул- мыскыл.Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

Дару белән өч шешә,
Шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә.

Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай. Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

Җидегәндә җиде кыз,
Җиргә якын ул йолдыз.
Җиргә якын җидегәндә
Җиде йолдыз, җиде кыз.

Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.

Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.

Кара Кәрим карга аткан, карга төшкән ак карга. Кара карганы карарга дип Кәрим төшкән ак карга.

Җылы җәйнең көннәрендә
Җәймә тау итәгендә
Җизни кызы Җәүһәрия
Җиләк җыя чиләгенә.

Чиялек чокырын чыккан чакта чи чияне чәйни-чәйни чикәләрем чатнады.

Бора – борауны борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.

Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул-мыскыл. Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

Җиләк, җиләк, җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.

Ат та йөри карда,
Карт та йөри карда.
Атның картасы бар,
Картның картасы бар.
Карта карап карт та
Арып калган артта.

Кулда тукмак,
Алыйк кер тукмап:
Тукта, тукта, тукмама,
Тукма, тукма, туктама!
Туктап тукмап булмый ул,
Тукмап тукмак тынмый ул.

Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклашмакчылар иде. Тукмаклашырлар микән, тукмаклашмаслар микән?
Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр,
Тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.

Җилбер-җилбер җилбәзәк,
Җилпәзәле илгәзәк.
Җәяүле дә, атлы да,
Җилфердек канатлы да.

На этой странице собраны 25 интересных татарских скороговорок. Изучая татарский язык, необходимо правильно проговаривать буквы, придерживаясь диалекта. Ведь даже обычные буквы «а» и «е» в татарском алфавите произносятся иначе – намного мягче. Грамотно развивать татарскую речь помогут скороговорки. Тем, кто только начинает владеть языком, скороговорки покажутся сложными. Но многократное их повторение поможет произносить слова с лёгкостью даже в быстром темпе.

Польза татарских скороговорок

Также, как и в других языках, татарские скороговорки помогают вырабатывать четкую дикцию. Для русскоязычных это дополнительное улучшение речи и проговаривание слов в более сложном формате. С помощью скороговорок на татарском языке можно успешно избавиться даже от самых сложных дефектов речи.

Как вам статья?

Читайте также:  Скороговорки на немецком
Рейтинг
( 1 оценка, среднее 5 из 5 )
Скороговорки для развития речи и дикции
Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!:

Adblock
detector